ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Образование
29 октябрь 2025, 09:20

Күренекле якташыбызның якты истәлегенә

Советлар Союзы Герое Габдрахман Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбендә күренекле якташыбыз – Уфа шәһәренең элеккеге мэры Өлфәт Мансур улы Мостафинның якты истәлегенә һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган авыл гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныфларында укучыларның катнаш командалары арасында волейбол турниры үтте.

Күренекле якташыбызның якты истәлегенәКүренекле якташыбызның якты истәлегенә
Күренекле якташыбызның якты истәлегенә

Анда Чакмагыш гимназиясе, беренче урта мәктәп, Тозлыкуш, Имәнлекул, Тайняш, Яңа Балтач, Юмаш, Рәҗәп, Иске Бәшир, Иске Калмаш мәктәпләре командалары көч сынашты. Чарада катнашучы укучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Вероника Викторовна Дәүләтова, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова, Бәшир авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Рита Ирек кызы Ситдикова, турнирның баш судьясы Әлфрит Дамир улы Дәүләтшин, Иске Бәшир урта мәктәбе директоры Гөлнар Шәрифҗан кызы Хәсәнова сәламләде.
Элек-электән һәр кеше өчен «әни», «гаилә», «Ватан» сүзләре иң изге, кадерле төшенчәләрдән санала. Без бу дөньяга төрле миссияләр белән киләбез, әмма барыбызны да Ватанга мәхәббәт хисе берләштерә. Өлфәт Мансур улы өчен ватанпәрвәрлек буш сүзләр генә түгел, ә аның канына сеңгән, гамәлләре белән дәлилләнгән сыйфат булды. Ул республикабыз, туган җиребезнең чәчәк атуы өчен янып-көеп яшәгән чын патриот иде.
Өлфәт Мансур улы Мостафин республикабызның социаль һәм икътисадый үсешенә зур өлеш кертте. Шуны истә тотып, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров аның истәлеген мәңгеләштерү турындагы указга кул куйды. Шуңа бәйле рәвештә 2021 елның 1 июнендә Иске Бәшир авылында Советлар Союзы Герое Габдрахман Латыйпов исемендәге урта мәктәп бинасының төп фасадына мемориаль тактаташ куелды. Аны ачу тантанасында катнашкан Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чыгышында якташыбызның Башкортстан, Уфа һәм үзенең туган Чакмагыш районы өчен әле тагын бик күп файдалы эшләр эшли алган чагында, иртә вафат булуын билгеләп үтте. Радий Хәбиров шулай ук Өлфәт Мансур улы һәм Советлар Союзы Герое Габдрахман Латыйповка багышланган материаллар тәкъдим ителгән мәктәп музеенда, шулай ук Өлфәт Мансур улы инициативасы белән җиһазландырылган технология кабинетында булды.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаучы кунаклар Өлфәт Мансур улының Ватаныбызның чын патриоты булуын, аның якты, яхшы кеше булуын җылы искә алып, спортчыларга аның кебек ватанпәрвәр җанлы булырга теләк җиткерделәр, кече Ватанны, Туган илне, туган җирне сөяргә, олы тормыш башлангычы булган туган мәктәпне, киләчәк тормышка әзерләүче, һәр һөнәр башында торучы укытучыларны онытмаска һәм хөрмәт итәргә чакырдылар.
Һәр очрашу киеренке барды. Волейболчылар бар көчләрен hәм осталыкларын салып уйнадылар. Беркемнең дә бирешәсе килмәде, һәркайсы җиңү өчен көчен кызганмады. Командаларның һәммәсе дә бердәм булып, уңыш яуларга омтылды. Ярыш барышын күзәтергә килгән җанатарларның күплеге дә районыбызда волейбол уенының популярлыгы турында сөйли иде. Волейболчыларның сыйныфташлары, дуслары, гаилә әгъзалары үз командалары өчен җан атып, көч-дәрт өстәп, җиңүгә рухландырып торды.
Мәктәп директоры Гөлнар Шәрифҗан кызы Хәсәнова Өлфәт Мансур улы турында җылы истәлекләре белән уртаклашып, биредә аның хөрмәтенә багышлап бик күп матур чаралар үткәрелеп торуын билгеләп үтте:
“Бүген мәктәп укучылары безнең мәктәбебездә 1976 елда тәмамлаган Өлфәт Мансур улы истәлегенә волейбол турниры үтә. Мондый турнирлар бездә даими рәвештә үтеп тора, авыл яшьләре булсынмы, авыл укучылары булсынмы, алар арасында ел саен шушындый спорт ярышлары оештырылып тора. Мәктәбебездә Өлфәт Мансур улына багышланган бик күп чаралар – класс сәгатьләре, тегү цехында түгәрәкләр үткәрелә. Якташыбыз безнең хәтеребездә зур патриот булып, туган ягын, Туган илен яратучы кеше буларак истә калды. Аның якты истәлеге укучыларның да, авылдашларының да күңелендә саклана”.
“Ярышлар кызу бара. Барлык мәктәпләрдән дә иң көчле уенчылар – кызлар һәм егетләр җыелган. Безнең гимназия командасы да бу ярышларны шатланып көтеп алды. Волейболчыларыбыз дәртләнеп, җиңү яуларга дип килделәр. Аларның күбесе – район һәм республика ярышларында катнашкан укучылар”, – диде Чакмагыш гимназиясенең физкультура укытучысы Рәис Гайнелгыйлем улы Әхмәтов.
Көн дәвамында барган волейбол турниры җиңүчеләре дә ачыкланды. Аның нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Имәнлекул урта мәктәбе, 2нче урынны Чакмагыш гимназиясе, 3нче урынны Чакмагыш беренче урта мәктәбе командалары яулады.
Барлык җиңүчеләр дә грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Күренекле якташыбызның якты истәлегенә
Күренекле якташыбызның якты истәлегенә
Күренекле якташыбызның якты истәлегенә
Күренекле якташыбызның якты истәлегенә
Күренекле якташыбызның якты истәлегенә
Күренекле якташыбызның якты истәлегенә
Күренекле якташыбызның якты истәлегенә
Күренекле якташыбызның якты истәлегенә
Күренекле якташыбызның якты истәлегенә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас