ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Образование
31 октябрь 2025, 10:40

«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды

Чакмагыш районы мәгариф учреждениеләре арасында «Иң яхшы пешекче 2025» район пешекчеләре конкурсы узды.

«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды


Конкурсның максаты – мәктәп ашханәләре пешекчеләренең һөнәри осталыгын камилләштерү, сәламәт туклану принципларын популярлаштыру һәм һөнәрнең абруен күтәрү, шулай ук мәктәп менюсында ризыклар ассортиментын киңәйтү һәм балаларга хезмәт күрсәтү культурасын яхшырту.
Чакмагыш беренче урта мәктәбе базасында узган конкурста 14 пешекче һөнәри осталыкта көч сынашты. Аларны муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, мәктәп директоры Алмаз Рәмил улы Бикмөхәммәтов сәламләде.
“Әлеге осталык конкурсы инде традициягә әйләнеп бара. Балаларның мәктәптә туклану мәсьәләсенә республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Дөрес һәм файдалы итеп туклану – сәламәтлек нигезе. Ә сәламәт балалар – безнең киләчәгебез”, – диде Дамир Фәнил улы катнашучыларга уңышлар теләп.
“Мәктәптә бик күп персонал эшли: укытучы, завуч, директор. Әмма, мәктәпне тәмамлагач укучылар күп еллар үткәннән соң да укытучыны онытырга мөмкин, ләкин менә ашханәдә тәмле итеп ашаткан пешекче апаларын бервакытта да онытмый”, – диде Илдус Фидус улы.
Катнашучылар кайнар ризык, салат, төрле кабымлыклар һәм камыр ашларыннан тематик өстәлеләр бизәделәр һәм конкурс комиссиясе алдында үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
Жюри җиңүчеләрне сайлаган вакытта кунакларга үзләренең концерт номерлары белән Эллария Мөхәммәдиева, Сәйдә Кәримова, Элина Йосыпова, Дарина Фёдорова һәм 2,3,4,5 сыйныф укучылары сөендерде.
Конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
Беренче урынга Дамира Әнәс кызы Гарифуллина (гимназия) лаек булды, икенче урынны Алинә Камил кызы Миңнекәева (Чакмагыш беренче урта мәктәбе) алды, өченче урынга Гөлнара Гомәр кызы Шәймәрданова (Рәҗәп урта мәктәбе) чыкты.
“Ризыкны иң яхшы бизәү” номинациясендә Имәнлекул урта мәктәбеннән Гөлнара Хәдис кызы Шакирова җиңде, “Иң яхшы милли ризык” номинациясендә Иске Бәшир урта мәктәбеннән Лилия Азамат кызы Гыйззәтуллина бүләкләнде, “Иң үзенчәлекле ризык” номинациясендә Юмаш урта мәктәбеннән Людмила Анатольевна Сайдякова иң яхшысы дип табылды.
Пешекчеләрне тагын бер тапкыр үткән һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Мәктәп укучыларын файдалы һәм татлы ризыклар белән сыйлаучы хезмәткәрләр район җитәкчелеге һәм район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән билгеләнде.

«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
«Иң яхшы пешекче 2025» конкурсы узды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас