ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Образование
14 ноябрь 2025, 11:10

УДНТУ вәкилләре – гимназиядә

Бүген Чакмагыш гимназиясендә чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен «УДНТУны сайла» дип аталган күчмә һөнәри юнәлеш бирү чарасы үтте.

УДНТУ вәкилләре – гимназиядәУДНТУ вәкилләре – гимназиядә
УДНТУ вәкилләре – гимназиядә


Очрашу барышында Уфа дәүләт нефть техник университеты вәкилләре УДНТУның факультетлары, аларның уникаль үзенчәлекләре, шулай ук анда укырга керү өчен нинди БДИ нәтиҗәләре кирәклеге турында сөйләделәр. Укучылар иң кирәкле белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре, шулай ук нефть-газ тармагының ничек үсүе, офыкта нинди алдынгы инновация технологияләре барлыкка килүе турында бик күп фәһемле мәгълуматлар белделәр. Әлеге чара алар өчен барлык кызыксындырган сорауларын бирү һәм тулы җаваплар алу өчен бик яхшы мөмкинлек булды.
Артабан укучылар төркемнәргә бүленеп, кабинетлар буенча таралышты һәм Торба үткәргеч транспорты факультетының "MechUp", Уфа югары икътисад һәм идарә мәктәбенең «Идарә көрәшләре», IT – Институтының “Ясалма интеллектны һәм инфороматиканы өйрәнү һәм тикшерүнең чын сәнгате», Мәгълүмати һәм социаль технологияләр югары мәктәбенең «IT-Квиз», Бизнес экосистемалары һәм креатив индустрияләр институтының «ИЭСбург», Тау-нефть факультетының «Газ скважиналарының серләре», Архитектура-төзелеш институтының «Макарон төзүчесе» дип аталган кызыклы осталык дәресләренә һәм уеннарга җәлеп ителде. Чара укучылар өчен яңа белемнәр, гаҗәеп ачышлар һәм онытылмас тәэссоратлар чыганагы булды.

Бу хакта тулырак – киләсе санда.

УДНТУ вәкилләре – гимназиядә
УДНТУ вәкилләре – гимназиядә
УДНТУ вәкилләре – гимназиядә
УДНТУ вәкилләре – гимназиядә
УДНТУ вәкилләре – гимназиядә
УДНТУ вәкилләре – гимназиядә
УДНТУ вәкилләре – гимназиядә
УДНТУ вәкилләре – гимназиядә
УДНТУ вәкилләре – гимназиядә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас