ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Образование
18 ноябрь 2025, 10:05

Алар – гимназия йолдызчыклары!

Узган якшәмбедә Чакмагыш гимназиясенең “Модный прорыв” “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәгенең “МОДАмуазель” һәм Одри мода театры берләшмәсенең яшь модельләре Уфада үткән “Бәхетле йолдыз” (“Счастливая звезда”) XXVI Бөтенрусия музыкаль-сәнгать иҗаты конкурс-фестивалендә тантаналы чыгыш ясадылар.

Алар – гимназия йолдызчыклары!Алар – гимназия йолдызчыклары!
Алар – гимназия йолдызчыклары!

Илһам һәм җентекле эшчәнлектән үрелгән ике коллекция – ике тарих: Милитари стилендәге "Поле гвоздик" коллекциясе – I дәрәҗә Лауреат булды! Һәр җөйдә – көч, грация һәм батырлык турындагы хәтер.
"Блинные щечки, матрешкины платочки" этно-стильдәге коллекция – II дәрәҗә Лауреат булды! Һәр бизәктә – рус күңеленең җылысы, гореф-гадәтләре һәм туган як матурлыгы. Шулай ук кызлар Туапсе шәһәрендә, Санкт-Петербургта һәм Сочида мәдәният һәм иҗат өлкәсендә ел саен үткәрелә торган халыкара премиядә катнашу өчен сертификатлар белән бүләкләнде. "Бу конкурс безнең өчен чыгыш ясау гына түгел, ә дулкынланулар һәм, әлбәттә инде, триумф белән тулы чын кечкенә сәяхәт булды!" – дип уртаклаштылар әлеге конкурс турында гимназия йолдызчыклары.
"Безнең искиткеч әти-әниләргә зур рәхмәт! Сезнең чиксез таянычыгыз һәм ышанычыгыз – безнең төп стимул һәм иңнәребездәге канатлар. Бу мавыктыргыч иҗат юлында безнең белән һәр адымны уртаклашуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Алда безне тагын бик күп яңа үрләр һәм җиңүләр көтә!" – дип, әлеге конкурста катнашучы балаларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде Гүзәлия Наил кызы Галиева.
Талантлы, актив, бар яклап та өлгер мондый җитәкчеләре кул астында безнең яшь талантларыбыз, һичшиксез, яңадан-яңа офыкларны яулар һәм биредә тагын да бик күп "йолдыз"лар кабыныр әле, дип ышанасы килә.

Алар – гимназия йолдызчыклары!
Алар – гимназия йолдызчыклары!
Алар – гимназия йолдызчыклары!
Алар – гимназия йолдызчыклары!
Алар – гимназия йолдызчыклары!
Алар – гимназия йолдызчыклары!
Алар – гимназия йолдызчыклары!
Алар – гимназия йолдызчыклары!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас