ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Образование
19 ноябрь 2025, 05:05

Туган якка мәдхия җырлап

Балалар иҗат үзәгендә «Чакмагышым – туган ягым!» дигән баш астында хор һәм вокал коллективлары арасында яшь башкаручылар һәм шигырь сөйләүчеләрнең район конкурсы үтте.

Туган якка мәдхия җырлапТуган якка мәдхия җырлап
Туган якка мәдхия җырлап

Чара районыбыз оештырылуына 95 ел һәм Чакмагыш авылына 350 ел тулуга багышланды. Анда районның 12 мәгариф оешмасы: гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре катнашты. Конкурсантлар тамашачыларга һәм жюри хөкеменә Ватанга, илебезгә, халкыбызга һәм телебезгә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр һәм җырлар тәкъдим иттеләр. Чыгышларның барысы да назлы, эчкерсез һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч яңгырады. Барлык иҗади коллективлар да яхшы әзерлек һәм чагу чыгышлары белән куандырды. Иҗади эшләрнең һәммәсе дә жюри әгъзалары тарафыннан бәһаланды. Аларның нәтиҗәләре иртәгә, 20 ноябрьдә, билгеле булачак. Яшь артистларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз. Һәммәсенә дә иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез.

Туган якка мәдхия җырлап
Туган якка мәдхия җырлап
Туган якка мәдхия җырлап
Туган якка мәдхия җырлап
Туган якка мәдхия җырлап
Туган якка мәдхия җырлап
Туган якка мәдхия җырлап
Туган якка мәдхия җырлап
Туган якка мәдхия җырлап
Туган якка мәдхия җырлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас