ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Образование
26 ноябрь 2025, 10:42

«Ел киңәшчесе — 2025» кем?

Чакмагыш гимназиясенең актлар залында «Ел киңәшчесе — 2025» Республика конкурсының муниципаль этабы узды.

«Ел киңәшчесе — 2025» кем?«Ел киңәшчесе — 2025» кем?
«Ел киңәшчесе — 2025» кем?


Быел иң яхшы киңәшче исеме өчен районның төрле мәгариф учреждениеләреннән сигез катнашучы көрәште.
Аларның һәркайсы тәрбия эше һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек өлкәсендә үз осталыкларын һәм казанышларын күрсәтте. Гимназиянең балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Эльвина Илдар кызы Яхина мактаулы беренче урынга лаек булды, бу аның югары дәрәҗәдәге профессиональлеген һәм актив тормыш позициясен дәлилләде. Икенче урынны – Рапат урта мәктәбе киңәшчесе Миләүшә Финат кызы Халикова, өченче урынга Чакмагыш беренче урта мәктәбе киңәшчесе Илсур Мәзһәр улы Саматов лаек булды.
Мондый чаралар белем бирү учреждениеләрендә тәҗрибә уртаклашуга һәм тәрбия эшчәнлегенең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас