

Тәрбияче булу, балалар тәрбияләү – ул һөнәр генә түгел, ә Аллаһы тәгалә тарафыннан билгеле бер кешеләргә генә бирелә торган сәләт. Тәрбиячегә куелган рухи чисталык һәм җан сафлыгына кагылышлы югары таләпләр дөньядагы башка бер генә һөнәр иясенә карата да куелмыйдыр, мөгаен. Тәрбияче – балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кечелекле, үзе кешелекле бер һөнәр иясе. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче тәрбияче һөнәре аерым игътибарга лаек! Нәкъ менә шул күркәм сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбиячеләребез район мәдәният йортының киңәшмәләр залында узган «Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы - 2025» республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабының бүләкләү тантанасында хөрмәтләнде. Быел конкурста районның 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 6 тәрбияче катнашты. Аларны Чакмагыш авылының 1нче «Миләшкәй» балалар бакчасының «Радуга» әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре котларга килде. Шулай ук район мәдәният йортының моңлы сандугачлары Идрис Хәмидуллин һәм Ривенер Гобәев хөрмәтле һөнәр ияләренә матур, дәртле җырлар бүләк итте.
Конкурста катнашучы һәр гүзәл зат үзенең эшчәнлек тәҗрибәсен туплый һәм тәкъдим итә, һөнәри сыйфатларын ача, иң яхшы педагогик эшләнмәләрен күрсәтә алды. Муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин конкурста катнашучыларны тәбрикләп, иң ихлас теләкләрен җиткерде.
– Вакытыгыз тыгыз, көн саен балалар тәрбияләвегезгә карамастан, шушы мөһим һәм әһәмиятле конкурста катнашырга вакыт табуыгыз, барлык сынауларны да лаеклы үтә алуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Бу конкурсның максаты – тәрбияче һөнәренең абруен күтәрү. Нәкъ менә сез яшь кешеләрне тәрбияләүдә беренче әһәмиятле роль уйныйсыз, сабыйларга киләчәк тормышка үгет-нәсыйхәт бирәсез һәм алар инде сездән соң мәктәпкә әзер булып киләләр һәм һәрберегез бу җәһәттән үзегездән саллы өлеш кертәсез.
Бүген без бәйгенең муниципаль этабына йомгак ясыйбыз һәм җиңүчене билгелибез, әмма минем өчен сез барыгыз да – җиңүчеләр. Тагын бер тапкыр һәммәгезгә дә уңышлар телим, иң көчлеләр җиңсен һәм җиңүче безнең районыбызны төбәк этабында да лаеклы тәкъдим итәр, дип ышанам, – диде Илдус Фидус улы, конкурсантларга, аларның якыннарына, гаиләләренә, җитәкчеләренә, оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына даими рәвештә конкурс дәвамында ярдәм ярдәм күрсәтеп, бәйге дәвамында бу җаваплы юлны бергә үтүләре өчен рәхмәт белдереп.
Язманың дәвамы белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.