ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Образование
1 декабрь 2025, 06:20

Ләйсән «Туган ягым – Башкортостан!" республика конкурсында призёр исемен яулады

Ләйсән "Кече Ватан символы"номинациясендә үз эшен уңышлы яклап, җиңүгә иреште.

Ләйсән «Туган ягым – Башкортостан!" республика конкурсында призёр исемен яуладыЛәйсән «Туган ягым – Башкортостан!" республика конкурсында призёр исемен яулады
Ләйсән «Туган ягым – Башкортостан!" республика конкурсында призёр исемен яулады



Ләйсән Илдар кызы үзенең җитәкчесе – Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова белән декоратив-гамәли һәм фәнни - тикшеренү эшләре белән бик яратып шөгыльләнә. Ул үзенең тикшеренүләрен туган якны өйрәнүгә һәм халык традицияләрен саклауга багышлаган. Конкурста барлыгы 300гә якын кеше катнашты, иң яхшылары финалда 5 секциядә җиңү өчен көрәште. Катнашучыларның белемнәрен һәм чыгышларын Русия Фәннәр академиясенең Уфа биология институты, Уфа фән һәм технологияләр университеты галимнәре, БР Милли музееның галим-этнографлары бәяләде. Ләйсәнне бу зур җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади өлкәдә яңа үрләр яуларга насыйп булсын!

Ләйсән «Туган ягым – Башкортостан!" республика конкурсында призёр исемен яулады
Ләйсән «Туган ягым – Башкортостан!" республика конкурсында призёр исемен яулады
Ләйсән «Туган ягым – Башкортостан!" республика конкурсында призёр исемен яулады
Ләйсән «Туган ягым – Башкортостан!" республика конкурсында призёр исемен яулады
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас