

Ватан Геройлары көне – ул ата-бабаларыбызның батырлыгын искә алу, Советлар Союзы Геройларын, Русия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү. Ватаныбыз каһарманнары турында яхшырак белү максатында Чакмагыш беренче урта мәктәбенә квиз-уен үткәрелде. Иң тәүдә тарих укытучысы Динара Рабис кызы Хәбибуллина уенда катнашучыларны әлеге истәлекле датаның тарихы белән таныштырды, алар белән якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Вахит Галимов, Габдрахман Латыйпов, Василий Николаев һәм Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлихов батырлыклары турында әңгәмә корды. 7А сыйныф укчуысы Алия Мөхәммәтҗанова Михаил Светловның “Билгесез солдатка” шигырен тыңлап узгач, квиз-уен башланды. 5нче сыйныф укучылары ике командага бүленеп, Русия Геройлары турындагы белемнәрен тикшерде, команда белән эшләү һәм логик фикерләү күнекмәләрен күрсәтте. Безнең тарихыбызда авыр вакытта Ватанны саклауга басарга сәләтле кешеләр һәрвакыт булды һәм булачак та. Алар турындагы истәлекләр үлемсез һәм изге. Ә безгә, киләчәк буыннарга, аны Русия халкының бөек байлыгы буларак буыннан-буынга саклау һәм тапшыру мөһим. Чара яшь буында ватанпәрвәрлек һәм илебезнең тарихи мирасына хөрмәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булды, илебез һәм аның каһарманнары өчен горурлык хисләрен арттырды. .