ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Образование
16 декабрь 2025, 09:25

Лаеклы кешегә – лаеклы бүләк!

Башкортстан Республикасы Башлыгының «Башкортстан Республикасы авыл җирендә эшләүче гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә грантлар турында» 2025 елның 11 апрелендәге УГ-348 санлы Указына ярашлы рәвештә педагог  һөнәренең абруен күтәрү, һөнәри эшчәнлектә югары казанышларны стимуллаштыру һәм республикабыз авыл җирендә эшләүче гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров 2025 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан Республикасының авыл җирендә эшләүче гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә еллык 50 грант булдырды.

Лаеклы кешегә – лаеклы бүләк!Лаеклы кешегә – лаеклы бүләк!
Лаеклы кешегә – лаеклы бүләк!

2025 елда Чакмагыш гимназиясе директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова әлеге грант конкурсында катнашып, гимназияне үстерү проектын тәкъдим итте. Сайлап алу критерийлары һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары буенча Айгөл Әнвәр кызы грантлар алучы җиңүчеләр исемлегенә керде. Бу аның Чакмагыш авылы гимназиясендә күпьеллык хезмәтенә лаеклы бүләк булды!          Айгөл Әнвәр кызын  лаеклы  җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да Сезгә зур җиңүләр һәм уңышлар телибез!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас