

Сайлап алуның барлык этапларын узган күпсанлы катнашучылар арасында Чакмагыш авылы гимназиясенең тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Эльвина Яхина җиңү яулады.
Эльвина Илдар кызы, барлык конкурс биремнәрен уңышлы башкарып, югары һөнәри һәм иҗади осталык күрсәтте. Аның матур һәм үзенчәлекле тәрбия табышын, шулай ук проект сессиясендә актив катнашуын үз эченә алган презентациясе компетентлы жюрида көчле тәэссоратлар калдырды. Бу зур казаныш – аның тырыш хезмәте, үз эшенә тугрылыгы һәм үсеп килүче буын турында ихлас кайгыртуы нәтиҗәсе булып тора. Оста, актив һәм талантлы педагог Эльвина Илдар кызы Яхинага алга таба да зур һөнәри уңышлар телибез!
Илсөяр Гайсина.