Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев муниципаль координацион совет әгъзаларын сәламләп, зур ихласлык белән хәрәкәтнең акыллы, актив һәм талантлы балалары белән аралашты, аларның уңышларына сөенүен белдерде, тәкъдимнәрен игътибарга алды. “Елдан-ел сезнең эшчәнлегегез яхшыра бара һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең хезмәттәшләре саны арта. Киләсе елда да без бергәләп шулай тыгыз хезмәттәшлектә булып, бердәм һәм нәтиҗәле эшләрбез, дип ышанам”, – диде муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, районыбыздагы бүлекчә эшчәнлегенә уңай бәһа биреп.
2025 ел нәтиҗәләре буенча районыбызның “Беренчеләр хәрәкәте” төбәкнең иң яхшы 10 җирле бүлекчәсе исемлегенә керде. Макуловлар гаиләсе "Медиапритяжение" Бөтенрусия проектында җиңүче булды, Тайняш авылы мәктәбенең беренчел бүлеге Русиядә иң яхшы 100 бүлек исемлегенә керде. Райондагы “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе җитәкчесе Айгиз Равил улы Мадьяров эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды, алда әйтелеп үтелгән һәм башка казанышлар белән уртаклашты.
Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары Велена Нурисламова, Алсу Фәхретдинова муниципаль районның “Беренчеләр хәрәкәте”нең җирле бүлекчәсе укучы-катнашучылар советы (Беренчеләр Советы) эшчәнлеге йомгаклары турында сөйләделәр һәм үз тәкъдим-фикерләрен җиткерделәр.
Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы төбәк Координацион советы тәкъдимнәрен үтәү йомгаклары белән таныштырды.
Утырыш барышында анда катнашучылар актив рәвештә фикер алышып, беренчел бүлекчәләре булган оешмалар җитәкчеләре белән берлектә инициативалы яшьләрне алга таба үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча планнар билгеләделәр. Аларның һәркайсы районыбыздагы “Беренчеләр хәрәкәте” активистларына яңа кызыклы проектлар, грант конкурсларында уңышлар һәм яңа елда да барлык башлангычларда уңышлар гына юлдаш булуын теләде.
Илсөяр Гайсина.