Барлык яңалыклар
Образование
25 декабрь 2025, 12:30

Афәрин, Әминә!

Шушы көннәрдә «Акбузат» ипподромында. Т.Т. Кучимов исемендәге "Елның тере символы – 2026. Мин үз атымны яратам!" республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Афәрин, Әминә!
Афәрин, Әминә!

 Быел конкурска 2000нән артык   эш үрнәкләре – төрле һәм иҗади атлар тәкъдим ителде. Чара бөтен республикадан яшь талантларны берләштереп, чын иҗат һәм илһам бәйрәменә әверелде.          Бәйрәм киемнәрендә катнашучылар тылсым һәм шатлык мохите тудырды. Аларның барысын  да таныш Яңа ел җырлары һәм персонажлары каршы алды, ә кунакларның йөзләреннән елмаюлар китмәде. Тантаналы өлештән соң балалар ипподром буйлап экскурсиядә  булдылар.          "Минем яраткан атым" номинациясендә Чакмагыш 4нче балалар бакчасының "Теремок" өлкән группасында тәрбияләнүче Әминә Бәдретдинова   1 урынны яулады (җитәкчесе Гөлнара Ринат кызы  Зыязова).     Әминәне, шулай ук аның тәрбиячече һәм җитәкчесе Гөлнара Ринат кызын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз.  Яңа ел барыгызга да уңышлар, сәламәтлек һәм яңадан-яңа иҗади җиңүләр алып килсен!  

Афәрин, Әминә!
Афәрин, Әминә!
Афәрин, Әминә!
Афәрин, Әминә!
Афәрин, Әминә!
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас