Барлык яңалыклар
Образование
15 гыйнвар , 16:00

«Яңа эзләнүчеләр» Бөтенрусия конкурсында җиңү яуладылар

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты чикләрендә  Тозлыкуш урта мәктәбенең «Суперлар» балалар командасы «Яңа эзләнүчеләр» Бөтенрусия конкурсында искиткеч җиңү яулады.

«Яңа эзләнүчеләр» Бөтенрусия конкурсында җиңү яуладылар
«Яңа эзләнүчеләр» Бөтенрусия конкурсында җиңү яуладылар

Аларның инициативасы һәм таланты ярдәмендә мәктәптә «Мәрхәмәтлелек энергиясе» исеме астында иҗат һәм аралашу өчен заманча киңлек барлыкка киләчәк. Хәзер балаларда иҗат, тере аралашу һәм иң кыю һәм игелекле идеяләрне тормышка ашыру өчен заманча мәйданчык барлыкка киләчәк. Мондый нәтиҗә «Суперлар» командасы катнашучыларының үҗәтлеге, таланты һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды. Укучылар әгәр дә уңышка күп көч һәм ышаныч салсаң  хыялларның чынга ашуын исбатладылар.          Җиңүчеләрне яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз. Тозлыкуш урта мәктәбе үз геройлары белән горурлана һәм аларга ирешелгәннәрдә  тукталып калмыйча алга таба да зур җиңүләр яулауларын тели.  

«Яңа эзләнүчеләр» Бөтенрусия конкурсында җиңү яуладылар
«Яңа эзләнүчеләр» Бөтенрусия конкурсында җиңү яуладылар
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас