Барлык яңалыклар
Образование
16 гыйнвар , 15:50

Укучылар студент белән очрашты

Русия студентлары көне алдыннан Рәҗәп урта мәктәбендә "Очу аппаратлары белән идарә итү системалары" белгечлеге буенча белем алучы, шушы мәктәпне тәмамлаган,  бүгенге көндә Уфа фән һәм технологияләр университеты студенты булган Нияз Руслан улы Ихсанов белән очрашу узды.

Укучылар студент белән   очрашты
Укучылар студент белән очрашты

Нияз балаларга әлеге белгечлеккә өйрәтү үзенчәлекләре, укытуның кайбер профильләре, шулай ук киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул сайлаган һөнәр актуаль булып тора, бу очу аппаратлары белән идарә итү өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ арту белән аңлатыла. Шуңа күрә югары сыйныф укучылары студентны кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Нияз шулай ук балалар белән БДИга әзерлек тәҗрибәсе белән уртаклашты, киңәшләр бирде. Нияз киң белемлелек, җитдилек, батырлык, патриотик кәеф, үз фикерләреңне матур итеп бәян итә һәм аралаша белү  кебек матур сыйфатларга ия егет, һәм бу – аның күркәм сыйфатларының тулы исемлеге түгел. Чараны оештыручылар аңа мәктәп укучылары белән очрашуы һәм файдалы әңгәмәгә катнашуга вакытын бүлүе өчен рәхмәт белдерделәр.    

Укучылар студент белән   очрашты
Укучылар студент белән очрашты
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас