-14 °С
Болытлы
"Инструменталь жанр" номинациясендә укучылар искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр: баян /соло – Мәрьям Юлдашева ике тапкыр 1нче дәрәҗә, Камил Рәхимов – 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә лауреатлар. Фортепиано/соло – Варвара Кәримова ике тапкыр 1нче дәрәҗә лауреат булды. Әмирҗан Дияров 1нче һәм 2нче дәрәҗә лауреат. Аккордеон/соло – Аскар Шәрипов 1нче һәм 2нче дәрәҗә лауреат булды. Баян/соло – Әмир Матякупов 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. "Лада" балалар сәнгать мәктәбе эстрада-инструменталь ансамбле лаеклы рәвештә 2 нче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.
"Балкы" һәм "Йолдыз юлы" фестивальләре Чакмагышыбыз яшь талантлары өчен чын триумф булды, аларны яңа казанышларга һәм җиңүләргә рухландырды.