“Ел укытучысы” конкурсы – белем һәм күнекмәләр белән баетуда даими үсешнең яңа бите. 8 педагог иң яхшылар исеменә көрәшәчәк. Район хакимиятенең мәгариф бүлегенең муниципаль методик хезмәт мөдире Айсылу Фларит кызы Әхмәтшина барысын да сәламләп, конкурсның башлануы белән котлады һәм уңышлар теләде. Конкурсантлар әлеге бәйгенең беренче “дәрес” сынавын үтте.
Конкурс сынавының максаты – укучыларны укыту-тәрбияләү процессын һәм уку эшчәнлеген оештыруның төп формасы буларак, дәрес әзерләү, үткәрү һәм анализлау өлкәсендә һәр конкурсантның һөнәри компетенцияләрен күрсәтүе.
Бәйгедә катнашучы укытучылар – рус теле һәм әдәбиятыннан Э.Ф. Әхмәдиева, әйләнә-тирә дөнья буенча Г.Р. Кәбирова, инглиз теленнән А.Ф. Гәрәева, А.Р.Ханова, хезмәт дәресеннән И.Р.Әрдәширов, информатикадан Л.Ф. Хафизова, әдәбияттан А.Р. Ногманова, биология дәресе буенча А.Р. Хәмәдиева Чакмагыш беренче урта мәктәбендә һәм гимназиядә жюри әгъзалары алдында дәресләр тәкъдим итеп, сынау тотты.
2-3 февральдә конкурсантларны бәйгенең икенче туры – “Мәктәп укучылары белән әңгәмә”, 9 февральдә исә “Осталык дәресе” һәм “Педагогик хәлләр” финал сынаулары көтә. Конкурста катнашучыларга һәр турда уңышлар юлдаш булуын телибез.