ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Образование
6 февраль , 05:40

Чакмагыш районы студентлары – масштаблы вакыйга үзәгендә!

Күптән түгел башкалабыз Уфада #Дома республика студентлар фестивале узды. Чара Көрәш сарае мәйданчыгына Башкортстанның югары уку йортлары һәм колледжларыннан 1,7 меңгә якын студентны, шулай ук республикадан чыккан, Русиянең 16 төбәгеннән һәм чит илләрдән безнең университетларда укучыларны җыйды.

Чакмагыш районы студентлары – масштаблы вакыйга үзәгендә!Чакмагыш районы студентлары – масштаблы вакыйга үзәгендә!
Чакмагыш районы студентлары – масштаблы вакыйга үзәгендә!


Фестивальне оештыручылар балалар өчен Башкортстан мөмкинлекләрен тәкъдир итүгә һәм яшьләрнең, шул исәптән республикадан чыккан студентларның, потенциалын тормышка ашыруга юнәлтелгән бай эчтәлекле программа әзерләгән иде.
Чарада төбәк җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбиров катнашту. Ул алдынгы сәнәгать предприятиеләренең интерактив күргәзмәсен һәм вакансияләр ярминкәсен карады.
«Башнефть» компаниясе вәкилләре көн дәвамында студентларга нефть сәнәгате хезмәткәрләрен укыту һәм үстерүнең заманча форматларын күрсәтүе турында сөйләде.
Радий Хәбиров фестивальнең төп сәхнәсендә яшьләрнең зур потенциалын билгеләп үтте, балаларга укуларында һәм киләчәктә хезмәт эшчәнлекләрендә уңышлар теләде, шулай ук яшь буынның актив вәкилләренә «Башкортстан волонтеры» мактау билгеләрен һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Әлеге масштаблы чарада Чакмагыш студентларына да катнашу бәхете елмайды.
Алар оешма-предприятиеләр күргәзмәләрендә күп төрле вакансияләр белән танышты һәм стажировкалар өчен мөмкинлекләр турында белде Алар өчен бу карьерада бик яхшы старт булыр дип ышанабыз!

Чакмагыш районы студентлары – масштаблы вакыйга үзәгендә!
Чакмагыш районы студентлары – масштаблы вакыйга үзәгендә!
Чакмагыш районы студентлары – масштаблы вакыйга үзәгендә!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас