Конкурс дәвамында укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын, белемнәрен күрсәтәләр: ачык дәресләр бирделәр, мастер-класслар үткәрделәр, педагогик әңгәмәләр уздырдылар. Конкурсантларга район мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм методистлары катнашында мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Бәйге яңадан-яңа талантларны ачарга, үзара тәҗрибә уртаклашырга, иҗади потенциалны бүлешергә ярдәм итте. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль район советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Ильдус Фидус улы Шәйдуллин, БР атказанган мәгариф хезмәткәре Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, мәгариф бүлеге белгечләре, укытучылар каташты. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде. Барлык конкурс сынаулары буенча Чакмагыш беренче урта мәктәбенең биология укытучысы, биология фәннәре кандидаты укытучысы Айгөл Риф кызы Хәмәдиева 2026 елда “Ел укытучысы” исемен яулады һәм абсолют җиңүче булды. «Башкортстанның Ел укытучысы – 2026» республика конкурсының муниципаль этабы номинантлары Яңа Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Альбина Ринат кызы Ханова, Тайняш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Ришат кызы Кәбирова, Рәҗәп урта мәктәбенең информатика укытучысы Лариса Фларид кызы Хәфизова, Юмаш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Альбина Ринат кызы Ногманова район мәгариф бүлеге Дипломы һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. «Башкортстанның ел укытучысы – 2026» республика конкурсының муниципаль этабында «Елның яшь укытучысы» номинациясендә Имәнлекул урта мәктәбенең инглиз теле Алина Фларит кызы Гәрәева җиңеп, Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде. «Башкортстанның ел укытучысы – 2026» республика конкурсының муниципаль этабы призеры исемен Иске Калмаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльза Фирзәт кызы Әхмәдиева алды, ул да Диплом һәм акчалата сертификатка ия булды. «Башкортстанның ел укытучысы – 2026» республика конкурсының муниципаль этабы призеры Чакмагыш гимназиясенең технология укытучысы Илшат Рәфил улы Әрдашировка да шундый ук сертификат тапшырылды. «Башкортстанның ел укытучысы – 2026» республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче дип Чакмагыш беренче урта мәктәбенең биология укытучысы исеменә Айгөл Риф кызы Хәмәдиева лаек булды, ул абсолют җиңүче Дипломы һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде. «Укытучылар алар мәңгелек. Чөнки алар балаларны укыта. Җиңүчегә конкурсның республика этабында уңышлар телим!» – диде үз иңнәрендә укытучы һөнәре буенча зур тәҗрибә туплаган, 2004 елда “Ел укытучысы” исеменә лаек булган, бүгенге көндә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкарган Светлана Фларис кызы Шакирова. Моннан тыш, район мәгариф бүлеге «Тамашачылар симпатиясе призы» онлайн конкурсын да уздырды. Ике көн дәвамында катнашучылар тавыш бирү барышын зур кызыксыну белән күзәтте. Аның нәтиҗәләре буенча гимназиянең технология укытучысы Илшат Рәфил улы Әрдаширов иң күп тавыш җыеп, җиңү яулады. Ул диплом һәм махсус сертификатка ия булды.