Якташыбызның фәнни казанышлары, педагогик эшчәнлеге республикада югары белем бирүне үстерүгә керткән өлеше онытылмаслык тирән эз калдырды. «Усманов укулары» дип аталган бу чара бөтен республикадан яшь тикшеренүчеләрне һәм аларның остазларын берләштерде. Бу көнне биредә Чакмагыш, Бүздәк, Чишмә, Туймазы, Илеш, Бакалы, Кушнаренко, Шаран, Краснокама районнарыннан, шулай ук Бөре һәм Туймазы шәһәрләреннән мәктәп укучылары һәм педагоглар җыелды. Конференциядә Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөредәге филиалы директоры Винер Вәлиәхмәт улы Ганиевның катнашуы аерым хөрмәткә ия булды. Шул ук университет укытучылары, күрше районнар һәм район мәктәпләре педагоглары яшь галимнәрнең эшчәнлегенә игътибар белән бәһа биреп, компетентлы экспертлар булдылар. Бу хакта тулырак – киләсе санда.