Чарада муниципаль координацион совет әгъзалары, әлеге хәрәкәтнең хезмәттәшләре һәм партнерлары –"Башкортстан Республикасы Балачак навигаторлары" проектының мәгариф учреждениеләре директорларының тәрбия эшчәнлеге буенча киңәшчеләре, урындагы ДОСААФ җирле бүлекчәсе рәисе, Башкортстан Республикасы “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең җирле бүлеге начальнигы, «Родные-любимые» бергәлегенә берләшкән гражданлык җәмгыяте вәкилләре, шулай ук район буенча хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге рәисе һәм башкалар катнашты. Чараны муниципаль координацион совет рәисе Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды. Очрашу барышында уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Фикер алышуда төп тема булып яшь буынны тәрбияләүне артабан да үстерү – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, социаль проектлар грантларында һәм конкурсларында катнашу, мәктәптә каникуллар чорында чаралар оештыру, җәйге сәламәтләндерү кампаниясен үткәрү юнәлешләре каралды. 2026 елга җирле үзидарә органнарының һәм урындагы “Беренчеләр хәрәкәте” бүлегенең үткәрелә торган уртак чаралар планын төзү турында әлеге хәрәкәтнең урындагы бүлекчәсе рәисе Айгиз Равил улы Мадияров хисап тотты. Сәламәтләндерү кампаниясен уздыруга әзерлек буенча планлаштырылган барлык белем бирү һәм агарту чараларына “Беренчеләр хәрәкәте”н кертү буенча мәгариф бүлегенең муниципаль методик хезмәт мөдире Айсылу Фларит кызы Әхмәтшина чыгыш ясады. Муниципаль район объектларында “Беренчеләр хәрәкәте” киңлекләрен тематик бизәү буенча тәкъдим ителгән эскизларны техник һәм технологик биремнәргә кертелүе белән мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Вероника Викторовна Дәүләтова таныштырды. Утырышта грант ярдәменә аерым игътибар бирелде. Реканс Фәнил улы районыбызның талантлы балалары һәм яшьләренең конкурсларда актив катнашып, үз инициативаларын тормышка ашыру өчен ресурслар алуына игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук район инициативаларын «Беренчеләр хәрәкәте» мөмкинлекләре белән берләштерү яшьләрнең омтылышларын тормышка ашыру өчен яңа мәйданчыклар булдырырга мөмкинлек бирүенә ышаныч белдерде. Патриотик тәрбия бирүгә, лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм балаларны районның актив тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән уртак чаралар үткәрү турында фикер алышулар да бик актив барды. Мондый иҗтимагый берләшмәләр куелган максатларны уңышлы тормышка ашыру өчен инициативалар һәм идеяләр формалаштыруда төп роль уйныйлар. Уртак эшчәнлек яшьләребезнең потенциалын тулысынча ачу өчен уңай шартлар тудырырга, актив гражданлык позициясен формалаштырырга һәм төбәк тормышының барлык өлкәләрен уңышлы үстерергә ярдәм итәр, дип ышанабыз.