Барлык яңалыклар
Образование
26 февраль , 12:15

Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр

   Күптән түгел Чакмагышта  Балалар иҗат  үзәгендә «Башкортстан энҗеләре» республика театр-фольклор коллективлары конкурс-фестиваленең муниципаль этабы үтте.

Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр
Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр


 
          Чарада районның 6 гомуми белем бирү оешмасы катнашты. Конкурсантлар тамашачыларга һәм жюрига Башкортстан Республикасының мәгариф, фән һәм мәдәнияткә зур өлеш керткән тарихи шәхесләренә багышланган театраль постановкалар тәкъдим иттеләр. Барлык иҗади эшләрне конкурсның жюри әгъзалары бәһалады. Алар барлык коллективларның да яхшы әзерлекләрен һәм чагу чыгышларын билгеләп үтте. Конкурс йомгаклары буенча  Тайняш урта мәктәбенең “Энҗеләр”,  Рәҗәп урта мәктәбенең "Яшьлек" иҗат коллективлары 1нче урынны яулады. Советлар Союзы Герое Г. Х. Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбенең  «Наз» иҗат коллективы – 2нче,   Тозлыкуш урта мәктәбенең «Мирас» иҗат коллективы  3 урынга лаек булдылар. Яшь артистларны һәм аларның педагогларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар  телибез.

Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр
Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр
Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр
Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр
Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр
Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр
Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр
Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр
Актерлык сәләтләрен күрсәттеләр
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас