Агымдагы уку елы тәмамлануга да бик күп вакыт калмады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын алда дәүләт сынаулары көтә. Шуңа бәйле, район мәдәният йортында район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасарлары һәм район мәктәпләренең 9-11 сыйныфлары укучылары, аларның әти-әниләре һәм укытучылары өчен семинар-киңәшмә үтте. Аның эшчәнлегендә республика Мәгариф министрлыгының дәүләт аттестациясе бүлеге начальнигы Айгөл Фатыйх кызы Бәйрәмгулова катнашты. Чара ике өлештән торды. Аның тәүгесен, район мәдәният йортының утырышлар залында үткәнен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Фидус улы Шәйдуллин ачты һәм сүзне Мәгариф министрлыгы вәкиленә тапшырды. Билгеле булуынча, Башкортстан – дәүләт сынауларын үткәрү буенча илнең алдынгы төбәкләренең берсе. “Түгәрәк өстәл” форматындагы җанлы әңгәмә барышында Айгөл Фатыйх кызы республика һәм район мәктәпләренең үткән елдагы дәүләт аттестациясе буенча мониторинглау нәтиҗәлелеге күрсәткечләре белән таныштырып, аларга җентекле анализ ясады, проблемалы һәм хәвеф зоналары мәсьәләләре, дәүләт аттестациясен үткәргән вакытта еш очрый торган төгәлсезлекләр, яңа имтихан кампаниясенә әзерлек, белем бирү сыйфатын күтәрү, уку предметлары буенча белем бирү турында сүз алып барды. Моннан тыш, сәләтле балалар һәм булачак медалистлар белән эшчән алып бару турында да сөйләшенде. Шулай ук Айгөл Фатыйх кызы алдагы елларда дәүләт аттестациясенең тулысынча үз илебездә эшләнелгән компьютер программалары нигезендә тормышка ашырылачагы һәм соңгы елларда республика күләмендә чыгарылыш сыйныф укучылары арасында математика, физика, химия, биология, информатика кебек төгәл предметлар буенча имтиханнар тапшыруны өстен күрүче яшьләр саны артуын билгеләде. Әйткәндәй, бу тенденция математика һәм фәнни-табигый фәннәрдән белем бирү сыйфатын яхшырту буенча 2024 елның ноябрендә Русия Федерациясе Хөкүмәте раслаган комплекслы чаралар планы максатларына да тәңгәл килә. Аны тормышка ашыру нәтиҗәләренә ярашлы, 2030 елга илдә математика, физика, химия, информатика һәм биология фәннәре буенча белем бирүче 35 яшькә кадәрге укытучылар саны утыз процентка кадәр, ә шушы уку предметларын дәүләт аттестациясен үтү өчен сайлап, имтиханнар тапшыручы укучылар саны утыз биш процентка кадәр артыр дип күзаллана. Артабан Мәгариф министрлыгы вәкиле район мәгариф хезмәткәрләре белән агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханнарын һәм Төп дәүләт сынауларын оештырып үткәрүнең технологик үзенчәлекләре, чыгарылыш сыйныфлар укучыларын һәм мәктәпләрне аларга әзерләү мәсьәләләре хакында сөйләште. Айгөл Фәтыйх кызы семинарда катнашучыларның игътибарын дәүләт аттестациясе таләпләрен катгый үтәү мөһимлегенә юнәлтте. Район мәгариф бүлеге вәкилләре районда бу җәһәттән алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Семинар-киңәшмәнең икенче өлешендә мәдәният йортының тамаша залында 2026 елда төп гомум һәм урта гомум белем бирү программалары буенча дәүләт аттестациясенә әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча муниципаль җыелыш булды. Анда район мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары, укытучылары катнашты. Җыелышны ачып, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин Төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт имтиханнарының белемне тикшерүнең башка формаларыннан аерылып торуын һәм аларга әзерлекнең үтә дә җитди булырга тиешлеген билгеләде. Артабан Айгөл Фатыйх кызы Бәйрәмгулова җыелышта катнашучыларны 9 һәм 11 сыйныфларда дәүләт сынауларын оештыру процедурасы, аларны үткәрү этаплары, 2026 елда Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга кагылышлы яңалыклар, имтиханнарны яңадан тапшыру белән бәйле мәсьәләләр, чыгарылыш сыйныф укучылары еш кабатлаган имтихан тапшыру таләпләрен бозулар һәм аларның нәтиҗәләре белән таныштырды, дәүләт сынаулары вакытында укучылар дәүләт аттестациясен үтүнең тәртибен һәм оештыручылар кушканнарны мотлак үтәргә тиешләр, дип билгеләде.Җыелыш ахырында ул булачак чыгарылыш укучыларына дәүләт аттестациясенә яхшы әзерләнүләрен һәм югары баллар җыюга ирешеп, аларны уңышлы тапшыруларын, үзләре сайлаган уку йортларында һөнәр алуларын теләде, укучыларны һәм ата-аналарны кызыксындырган сорауларга анык җаваплар бирде. Чара анда катнашучыларның һәркайсы өчен фәһемле булды, көнүзәк мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итте.