-1 °С
Болытлы
Чакмагыш авылының 5нче санлы “Шатлык” балалар бакчасында бик матур һәм күңелле бәйрәм – Зур һәм тату гаилә елына багышланган “Син, мин һәм дә безнең балалар – дөньяда иң яхшы гаилә” дип исемләнгән чара оештырылды. Ул районның 6 балалар бакчасына йөрүчеләр арасыннан җыелган күп балалы гаиләләр арасында конкурс рәвешендә үткәрелде. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, район балалар бакчалары мөдирләре катнашты. Бу хакта тулырак – киләсе санда.