Кырым ярымутравының Русия составына кушылуына 12 ел тулуга багышланган бу чара Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы флагларын күтәрү һәм гимннар белән башланды. Флагларны күтәрү хокукы үткән атнада оештырылган чараларда югары казанышларга ирешкән 5 сыйныф укучыларына тапшырылды. Артабан гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗәнова линейкада катнашучы укучыларны һәм укытучыларны шушы истәлекле дата белән котлап, аның илебез өчен аеруча әһәмиятле булуын билгеләде һәм шушы көн уңаеннан мәктәптә күп төрле чаралар үтәчәк дип сөйләде. Бу көнне гимназиянең укытучылар һәм укучылар коллективын котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев килде. Ул мәктәптә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә күләмле эш башкарылуын билгеләде һәм тантаналы линейкада катнашкан барлык укучыларны һәм укытучыларны Кырым ярымутравы янә илебезгә кайткан истәлекле көн белән тәбрикләде. Район башлыгы шулай ук район күләмендә үткән барлык чараларда актив катнашкан Яшь армиячеләргә, Шайморатов классы укучыларына һәм аларның җитәкчеләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, әлеге, илебез өчен сыналышлы булган, яугирләребез махсус хәрби операция зонасында илебез бәйсезлеген яклап неонацистларга каршы көрәшкән вакытта Ватаныбыз тарихын белү аеруча әһәмиятле булуын билгеләде һәм укучыларны яхшы укырга, Русиябезнең патриотлары булырга өндәде. Артабан Реканс Фәнил улы Чакмагыш гимназиясе коллективына, аның директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗановага, мәктәпнең тормыш хәвефсезлеге һәм Ватанны яклау нигезләре дәресләре укытучысы, районның Яшь армиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Руслан Марсель улы Гыйрфановка, гимназия хезмәткәре Шамил Ремил улы Рәхмәтуллинга актив гражданлык позициясе һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән зур өлешләре өчен муниципаль район хакимияте хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Чара барышында шулай ук гимназиянең элекке укучысы, махсус хәрби операция бурычларын үтәгән яугир Илнур Гомәровкә багышлап үткәрелгән өстәл теннисы буенча ярышларда җиңү яулаган укучылар да бүләкләнде. Тантаналы линейка мәктәп укучыларының Кырым ярымутравының Русия составына кушылуына 12 ел тулуга багышланган чыгышлары белән тәмамланды.