Барлык яңалыклар
Образование
17 март , 09:35

Тантаналы линейка узды

17 мартта Чакмагыш беренче урта мәктәбендә яңа уку көне тантаналы линейкадан һәм Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы дәүләт флагларын күтәрүдән башланды.

Тантаналы линейка узды
Тантаналы линейка узды

Бу мактаулы бурычны Эвелина Еникеева һәм Ленар Шәйхелисламовка  ышанып тапшырдылар. Тантаналы линейка истәлекле датага — Кырымның Русия белән кушылуына багышланган иде. Укучылар  бәйрәмнең тарихын исләренә төшерде һәм үз Ватаннары өчен горурлык хисе тойды. Линейкада муниципаль район хакимияте  башлыгы Реканс Фәнил улы  Ямалеев катнашты. Ул укучыларны истәлекле бәйрәм белән тәбрикләп, мәктәп укытучылары – Эдгар Ринат улы Вәлиев, Илсур Мазһар улы Саматов, Илнур Дамир улы Фәрхетдиновка аларның бәяләп бетергесез хезмәте һәм актив гражданлык позицияләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды, ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләде!  Район җитәкчесе укытучылар коллективына бүгенге көндә алгы сызыкта илебез мәнфәгатьләрен яклаучы  яугирләргә ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде. “Сезнең гуманитар ярдәм  оештыруда катнашуыгыз – укучылар өчен патриотизмның иң яхшы үрнәге”, – диде ул.  Күптән түгел «Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы профиле буенча иң яхшы кадет» Республика конкурсының финалы узды. Безнең район йөзен әлеге конкурста  Чакмагыш беренче урта мәктәбенең  кадет сыйныфы укучысы Ленар Илнур улы Шәйхелисламов яклады.  Җитди көндәшлек шартларында Ленар бик яхшы әзерлек, дисциплина һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, мактаулы икенче урынны алды! Бу уңыш – укучының тырыш хезмәте һәм аның  остазы, хәвефсезлек нигезләре дәресе укытучысы Эдгар Ринат улы Вәлиевның һөнәри осталыгы нәтиҗәсе. Реканс Фәнил улы Ленарны тагын бер тапкыр тәбрикләп, аңа Рәмәт хаты тапшырды. Линейкада төрле ярышларда һәм конкурсларда күренекле нәтиҗәләргә ирешкән талантлы һәм хезмәт сөючән укучыларны билгеләп үттеләр. Югары дәрәҗәләргә ирешү – балаларның үзләренең тырыш хезмәте, шулай ук укытучыларның һәм ата-аналарның ярдәме нәтиҗәсе. Алар башка укучыларга үрнәк булыр һәм аларны яңа казанышларга рухландырыр дип ышанабыз.

Тантаналы линейка узды
Тантаналы линейка узды
Тантаналы линейка узды
Тантаналы линейка узды
Тантаналы линейка узды
Тантаналы линейка узды
Тантаналы линейка узды
Тантаналы линейка узды
Тантаналы линейка узды
Тантаналы линейка узды
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас