Барлык яңалыклар
Образование
18 март , 17:05

Төп Законны белсеннәр дип

Хокуки белемне яхшырак үзләштерергә интеллектуаль уеннар ярдәм итә Югары сыйныфлар укучыларының Русия дәүләтчелеге нигезләре турында белемнәрен арттыру һәм яңарту максатында районыбыз җирлегендә Башкортстан Республикасы Конституция советы вәкилләре булып, “Конституцияне яхшы белүчеләр” интеллектуаль уенын оештырды.

Төп Законны белсеннәр дип
Төп Законны белсеннәр дип

“Чакмагыш муниципаль районында Башкортстан Республикасы Конституция советы көне” чикләрендә үзәк район китапханәсендә үткәрелгән бу чарада гимназия һәм беренче санлы урта мәктәпнең 9-11 сыйныфлары укучылары катнашып, үз белемнәрен сынады. Уен команда-төркем формасында оештырылды. Ике мәктәп укучылары “Җиңү варислары”, “Дәүләтнең киләчәге”, “Русия калканы”, “Яшь гвардиячеләр”, “Конституция сакчылары”, “Русия флагманы” дип исемләнгән алты командага бүленеп, эчтәлеге Конституция, хокук белеменә кагылышлы төрле дәрәҗә катлаулыктагы биремнәрне үтәделәр. Чара барышында һәр дәүләтнең нигезе һәм гражданнар хокуклары гаранты булган Конституция буенча белемне барлауга зур игътибар бүленде. Уен белем дәрәҗәсен тикшерү генә түгел, актив гражданлык позициясен формалаштыру һәм хокуки кыйммәтләргә аңлы караш тәрбияләү мәйданы да булды. Шунысы аерым билгеләүгә лаек, ике мәктәп укучылары да бу җәһәттән шактый төпле белемле булулары белән сөендерде, башкала вәкилләренең уеннан тыш җиткергән өстәмә сорауларына да дөрес җаваплар кайтарылды. Биремнәрнең төгәл үтәлешенә Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе укытучылары Наилә Рим кызы Әсмандиярова, Наталья Леонидовна Воронцова, Лиана Мөнир кызы Рәхимова хөкемдарлык итте. Уен нәтиҗәләре буенча Чакмагыш гимназиясенең “Җиңү варислары” командасы беренче урын яулап, җиңүче булды. Шул ук уку йорты укучыларын берләштергән “Дәүләтнең киләчәге” командасы – икенче, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Русия флагманы” командасы өченче призлы урынга лаек булуларын төпле белемнәре белән дәлилләде. Гомумән, уенда катнашкан барлык командаларның уңышлары бүләкләр белән билгеләнде – аларның һәркайсына Дипломнар яки Рәхмәт хатлары, бүләк экземпляры буларак нәшер ителгән Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Конституцияләре, шулай ук балалар сурәтләре белән тулыландырылган “Башкортстан Республикасы Конституциясе балалар карашыннан” китабы тапшырылды. Моннан тыш, командаларны әзерләгән мәктәпләр һәм уенны оештырып үткәрүгә ярдәм иткән район үзәк китапханәсе җитәкчелекләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге проектның җитәкчесе, төбәкнең Конституция советы сәркатибе Светлана Борисовна Сафина безнең сорауга җавап биреп, әлеге чара турында болай дип сөйләде: “Укучыларны илебезнең төп Законы булган Конституция текстын укырга һәм өйрәнергә, әкренләп кызыксындырып, аларның игътибарын бу документның үзенчәлекләренә җәлеп итү мөһим. Без моңа кадәр дә республика районнарына барып, укучылар белән мондый интерактив уеннар үткәрдек. Һәм аларның нәтиҗәләре яшь буын вәкилләрен Конституция нигезләрен аңлау, кабул итүгә яхшырак ярдәмләшүен исбатлады”, – диде.

Төп Законны белсеннәр дип
Төп Законны белсеннәр дип
Төп Законны белсеннәр дип
Төп Законны белсеннәр дип
Төп Законны белсеннәр дип
Төп Законны белсеннәр дип
Автор: Рәзилә Арсланова
Читайте нас