Барлык яңалыклар
Образование
24 март , 15:10

«Медиаүзәк» берләшмәсе укучылары уңышлары

Чакмагыш гимназиясенең «Медиаүзәк» берләшмәсе укучылары (җитәкчесе Э.И. Яхина) «Сәламәт туклану – укучы  уңышының нигезе» республика видеороликлар конкурсында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.  

«Медиаүзәк» берләшмәсе укучылары уңышлары
«Медиаүзәк» берләшмәсе укучылары уңышлары

Конкурсның муниципаль этабында укучылар 1 урынны алып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Шулай ук Медиаүзәк командасы “Җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә республика дәрәҗәсендә номинант дипломына ия булды. Балаларны һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа проектларда уңышлар телибез!

Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас