Илдә мәктәп укучылары өчен иң масштаблы иҗади проектларның берсе булган «Русиядә мәктәп язы» Бөтенрусия проектының сайлап алу этаплары тәмамланды. Быел анда илебездән 11
138 мәктәп катнашты Бу укучыларның, педагогларның һәм гомуми белем бирү оешмаларының мәктәп иҗатын проектлау һәм үстерүгә зур кызыксынуын раслый. Проектның сайлап алу этапларын тәмамлаган төбәк этабы Русия Федерациясенең барлык субъектлары территориясендә узды. Анда
муниципаль этапта җиңүчеләр һәм призерлар катнашты. Күп кенә төбәкләрдә бәйрәм тантаналы гала-концертлар һәм бүләкләү тантаналары белән үрелеп барды. 31 март көнне башкалабыз Уфадагы "Торатау" Конгресс-холлында «Русиядә мәктәп язы» Гала-концерты булды. Сәхнәгә үз сәләтләрен күрсәтү һәм танылу яулау өчен бөтен республикадан иң яхшы коллективлар җыелды. Әлеге проектның төбәк этабы Чакмагыш районына зур уңышлар китерде. Тозлыкуш урта мәктәбенең «Радуга» коллективы (җитәкчесе — Миләүшә Арсланова) «Оригиналь жанр» номинациясендә беренче урынны яулады. Чакмагыш гимназиясенең «Одри» мода театры коллективы (җитәкчесе — Гүзәлия Галиева) шулай ук беренче урынга лаек дип табылды. Тайняш урта мәктәбе укучысы Азалия Бәдертдинова «Нәфис сүз» номинациясендә җиңүче булды. Балалар сәнгать мәктәбенең оста педагогы Зөһрә Рамил кызы Мәгалимова җитәкчелегендәге «Мода» юнәлешендәге «Вивьен» иҗат коллективы "Заман"коллекциясе белән әлеге конкурста ГРАН-прига ия булды! Бу җиңү – гаять зур хезмәт, иҗади эзләнү, бердәмлек һәм үз эшеңне күңел салып башкару нәтиҗәсе. "Вивьен" коллективында Нурия Шәймөхәммәтова, Элина Кәримова, Алия Фәрхетдинова, Чулпан Зиннәтуллина, Диана Тимергалина районыбыз йөзен яклады. Җиңүчеләргә ирешелгәннәрдә генә тукталып калуларын, кыюлык белән алга баруларын һәм һәрвакыт шундый талантлы һәм максатчан булып калуларын телибез!