

Тәмәке тарту онкологик авыруларда һәм сәламәт кешеләрдә рактан һәм башка авырулардан вафат булу куркынычын арттыра. Киндеркүл мәдәният йортында «Тәмәкесез тормыш» дип аталган профилактика әңгәмәсе үткәрелде. Чара Русиядә тәмәке тарту тарихы турында сөйләүдән башланды. Артабан тәмәке тартуның зыяны, начар гадәтнең нәтиҗәләре һәм тәмәке тарткан кешенең моннан бары тик ихтыяр көче белән генә котылырга мөмкин булуы турында мәгълүмат бирелде. Әңгәмәдә катнашучылар бу зарарлы гадәтнең кешенең үзенә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә зыян китерүен белделәр. Тәмәке тартмый торган кешеләр, тәмәке тартучылар белән янәшә торып, «пассив тәмәке тартучылар»га әверелә. Балаларга шулай ук кальян һәм электрон тәмәке тартуның нәтиҗәләре турында да аңлаттылар. Яшүсмерләр “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу! Бу әкият түгел, ә үз сәламәтлеге һәм якын кешеләренең сәламәтлеге кадерле булган һәркемгә чын кисәтү”, – дигән нәтиҗәгә килде.