

Чара сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куеп, һәлакәтнең алга таба таралуына юл куймаган кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән оештырылды. Анда Иске Калмаш, Чакмагыш, Имәнлекул, Тозлыкуш авыл биләмәләреннән җыелган 6 команда көч сынашты. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, райондагы чернобыльчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Сабир улы Явишев катнашты. “Авария эземтәләрен бетерүдә катнашкан якташларыбызның батырлыклары безнең тарихыбызда мәңгегә калачак. Һәм без алар турында хәтерне истә тотуны һәм һәлак булганнарны искә алуны зур бурычыбыз дип саныйбыз”, – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Альберт Сабир улы Явишев иң куркыныч техноген һәлакәт турындагы шәхсән хатирәләре белән уртаклашты. “Чернобыль фаҗигасенә 40 ел үтте. Радиация нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңнән артык кеше катнашты. Шуның 340 меңе хәрбиләр, солдатлар иде. Безнең Башкортстаннан да анда 12 меңнән артык кеше җибәрелде. Кызганычка каршы, бүген аларның исәннәре инде хәзер 2 меңгә дә тулмый. Мондый фаҗигаләр башкача кабатланмасын иде. Бу фаҗигане бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмый, хөрмәт күреп яшәсеннәр. Кешеләр язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр беркайчан да кабатланмасын иде. Чернобыльчеләрне искә алып, шушындый турнирлар оештыруыгыз өчен сезгә һәм җитәкчеләргә зур рәхмәт. Сез – безнең булачак ил сакчылары. Безнең бөтен өметебез сездә. Сау-сәламәт булып, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын”, – диде Альберт Сабир улы, биредә җыелучы волейболчыларга мөрәҗәгать итеп. Ярышлар бик кызу барды. Беркемнең дә җиңүне кулыннан ычкындырасы килмәде. Киеренке уеннар нәтиҗәләрендә җиңүне Имәнлекул авыл биләмәсененнән җаваплылылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте командасы яулады. 2нче урынга Чакмагыш авыл биләмәсе волейболчылары лаек булса, 3нче урынга Тозлыкуш авыл биләмәсенең Каразирек авылы командасы чыкты. Әлеге чара спорт дәртеннән тыш, тирән хөрмәт, горурлык һәм бердәмлек хисләре белән тулы иде.