Образование
13 Апреля , 07:15

Тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы  

  “Взлетай!” VIII республика мәгариф форумы узды  

Тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгыТәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы
Тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы  

Шушы көннәрдә башкалабыз Уфада чираттагы тапкыр "Взлетай!" мәгариф форумы узды.  Ул 2019 елдан бирле  Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров инициативасы үткәрелә. Форум мәгариф системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, педагоглар, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, ата-аналар һәм хакимият органнары вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашу һәм яңа максатлар эзләү буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булды. Быел форум «Торатау» конгресс-холлы базасында узды. Аның  кысаларында төрле дискуссия мәйданчыклары оештырылды, аларның һәркайсы республикада мәктәптә белем бирүне модернизацияләүнең һәм камилләштерүнең аерым аспектларына багышланган иде. Катнашучыларның игътибарын укытучы һөнәренең абруен күтәрү мәсьәләләренә багышланган мәйданчык җәлеп итте. Фикер алышу кысаларында укытучы һөнәреңә замана таләпләре һәм өметләре,  педагогларга региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге ярдәм чаралары,  җәмәгатьчелекнең укытучы статусын һәм танылуын күтәрү юллары, остазлык һәм һөнәри үсешнең иң яхшы практикалары белән алмашу темалар кузгатылды. Әлеге форумда районыбыздан да укытучылар делегациясе катнашты. Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина хәзерге җәмгыятьтә педагог һөнәренең абруен күтәрүнең төп аспектлары белән уртаклашты. Заманча белем бирү технологияләрен кертү, укытучының уңай имиджын формалаштыру, авыл мәктәбендә уңайлы шартлар оештыру турында сөйләде.  Аның чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну уятты һәм хәзерге заман шартларында мәгариф учреждениесенә нәтиҗәле җитәкчелек итү үрнәге булды. Форумның әһәмияте Башкортстанның һөнәри җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга булып кала, тәҗрибә уртаклашуга гына түгел, төбәктә мәктәптә белем бирүне алга таба үстерү өчен уртак максатлар куярна да ярдәм итә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас