

Ул Уфа вакыты белән 11.00 сәгатьтә онлайн һәм офлайн форматларда башланды. Быел бу акция Русиядәге һәм чит илләрдәге 2 меңнән артык мәйданда – мәктәпләрдә, уку йортларында, китапханәләрдә, мәдәният йортларында, шулай ук республиканың башка төбәк һәм дәүләтләрдәге вәкилләрендә үтте. Диктант республиканың БСТ, “Тамыр” телеканалларында, “Ашкадар” радиосы эфирында, шулай ук рәсми сайтта һәм оештыручыларның социаль челтәрләрендә дә трансляцияләнде. Аны шулай ук акциянең рәсми сайтында онлайн рәвештә дә язып булды. Быел диктант текстлары Русия халыклары бердәмлеге һәм Башкортстанда игълан ителгән Зур һәм тату гаилә елларына, шулай ук күренекле башкорт шагыйре һәм мәгърифәтчесе Гали Чокрыйның дөнья килүенә 200 ел тулуга багышланды. Акциядә катнашучылар үз белемнәрен өч дәрәҗә катлаулыкта, шул исәптән башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектындагы вариант буенча да сыный алды. Билгеле булуынча, һәр елда бу акция чикләрендә диктант текстларын төбәкнең мәдәният эшлеклеләре һәм җәмәгатьчелек лидерлары укый. Һәрвакыттагыча, районыбызда яшәүчеләр быел да әлеге акциягә актив кушылды. Чөнки бу чарада катнашу –туган тел матурлыгын тагын да аныграк аңлап-тоеп, халыкны бай мирасын барлау да ул. Туган телләрне, мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау – ул уртак бурыч, киләчәкнең нигезе дә. Чакмагышның үзәк биләмәара китапхәнәсе дә бу сәгатьләрдә районда башкорт теленнән диктант язу өчен җиһазланган мәйданчыкларның берсе булды. Биредә төрле яшьтәге якташыбыз республиканың төп халкы телен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен сынап карады. Акциягә кушылучы якташлар башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен әзерләнгән текст буенча диктант яздылар. Аны телевизор экраны аша популяр яшь җырчы, халыкара бәйгеләр лауреаты Арслан Азамат улы Тимеров укып ишеттерде. Әлеге диктант тексты илебездә, төбәгебездә яшәүче халыклар бердәмлегенә багышланды. Быел “Башкорт теленнән диктант” акциясенең республикада үткән Милли костюм көне белән тәңгәл килүен күз уңында тотып, диктант язучыларның бер төркеме китапханәгә төрле милләт вәкилләре киемнәрендә килеп, чарада катнашты. Ул тәмамлангач, китапхәнәче Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхибгәрәева актив тормыш позициясендә торган, Халыкара акциягә кушылган бу райондашларыбызга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.