

Әлеге чара мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инициаторы булган «Әти-әниләрнең бергәләп БДИ тапшыру көне» Бөтенрусия акциясе 2026 елда унынчы тапкыр уздырылды. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына имтихан процедураларының үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирүне арттыру, шулай ук биремнәрне үтәүдә үз көчләрен сынап карау максатында үткәрелә. Быел районыбыз мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре рус теленнән БДИ биремнәрен үтәүдә үз көчләрен сынап карадылар. Имтиханга кайберәүләр баласының хис-кичерешләрен тирәнрәк аңлар өчен, кайсылары мәктәп елларын искә төшерер һәм белемен сынар өчен килүен билгеләп үтте. Чакмагыш гимназиясенә имтихан тапшырып карарга килгән әти-әниләр БДИга килгән укучылар юлын үтте: телефон, шәхси әйберләрен кием алмаштыру бүлмәсендә калдырып, металл детектор аша керде, күзәтүчеләр тарафыннан тулы инструктаж алды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, мәгариф бүлегенең баш белгече, БДИ координаторы Лидия Кәүсәр кызы Ахунова, имтихан үткәрү пункты җитәкчесе Айгөл Данил кызы Әрдәширова алар белән әңгәмә үткәрде, укучы тормышында мөһим булган мәктәп имтиханы ничек узачагы турында җентекләп сөйләделәр. Гомумән, бу көнне әти-әниләр имтихан процедурасы турында әһәмиятле аңлатмалар алдылар. Әтиләр һәм әниләр БДИ тапшыра торган махсус бүлмәләргә парта артларына урнашкач, махсус бланклар тутырылды һәм алар рус теленнән биремнәрне эшләргә кереште. БДИ тапшырган ата-аналар балаларга өлкәннәрнең үз белемнәрен шул рәвешле тикшереп карый алуларын, балаларының күңел халәтен аңларга мөмкинлек бирүләре ошавын расладылар. “Быел безнең балаларыбыз БДИ тапшыра. Алар моның өчен ел буена әзерлек алып бардылар. Бүген менә без дә алар кебек шундый тикшерү, сынау үтәбез. БДИ тапшыру – әти-әни өчен дә бик дулкынландыргыч, бик җаваплы мәл. Балаларыбыз да, үзебез дә бик борчылабыз. Балаларга караганда әти-әниләр ныграк та көяләнәдер әле. Без инде үзебезчә аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Гимназия җитәкчелеге тарафыннан да бик нык әзерлек алып барыла: балалар көн дә диярлек консультацияләргә йөри. Аллаһ боерса, баларыбыз безнең ышанычыбызны акларлар, имтиханнарын уңышлы гына тапшырырлар, дип ышанабыз. Барлык укучыларга, ата-аналарга да иң тәүдә түземлек телим. Балаларыбызның күңелен күтәреп, яхшыга дәртләндереп торыйк. Үзебезнең борчылу-хафалануларыбызны аларга күрсәтмәскә тырышыйк. Алар БДИларны уңышлы гына тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына укырга керсеннәр, исән-сау булсыннар, җәмгыятьтә үз урыннарын лаеклы таба алган кеше булсыннар”, – диде әлеге акциядә катнашучы Ирина Мансурова.