Образование
21 Апреля , 09:15

Алар – гимназия горурлыгы

Алар – гимназия горурлыгыАлар – гимназия горурлыгы
Алар – гимназия горурлыгы

17 апрельдә   Раевка гимназиясендә Советлар Союзы Герое А. П. Фролов истәлегенә багышланган «VI Фролов укулары» республика фәнни-гамәли конференциясе  узды. Анда остазлары Ләйсән Ревил кызы  Әхмәдуллина җитәкчелегендә Чакмагыш гимназиясе укучылары да бик актив катнаштылар. Бигрәк тә 6Б сыйныфы укучысы Нурия Шәймөхәммәтова “Табигый фәннәр”  секциясендә тикшеренү эшләре конкурсында һәм инглиз телендә шигырь укучылар конкурсында беренче урыннарны яулап, ике тапкыр җиңүче булуга иреште. Моннан тыш, Нурия «Тарих» секциясендә тикшеренү эшләре конкурсында призер булды. Жюри аның материалны яхшы белүен һәм теманы тирәнтен аңлавын билгеләп үтте. 2Б сыйныфыннан яшь тикшеренүче Дамир Нәҗмиев «Табигый фәннәр» секциясендә тикшеренү эшләре конкурсында призер булды. 2Б сыйныфы укучысы Тимур Фазлыәхмәтов шигырь укучылар конкурсында катнашуы өчен сертификат белән бүләкләнде. Ләйсән Ревил кызын һәм аның талантлы укучыларын ихлас күңелдән күркәм нәтиҗәләр белән котлыйбыз. Алга таба да аларга яңа фәнни ачышлар һәм уңышлар телибез.  

Алар – гимназия горурлыгы
Алар – гимназия горурлыгы
Алар – гимназия горурлыгы
Алар – гимназия горурлыгы
Алар – гимназия горурлыгы
Алар – гимназия горурлыгы
Алар – гимназия горурлыгы
Алар – гимназия горурлыгы
Алар – гимназия горурлыгы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас