ИГЕНЧЕ
+3 °С
Облачно
Образование
24 Апреля , 11:20

Призер исемен яулады

Уфа дәүләт нефть техник университеты (УГНТУ) ел саен 9-11 сыйныф укучылары өчен химия буенча вузара олимпиадалар оештыруда катнаша.

Призер исемен яуладыПризер исемен яулады
Призер исемен яулады

 Шундый олимпиадаларның берсе-Ю.Гагарин исемендәге Кубокка ачык вузара олимпиада. Олимпиаданың төп максаты – инженер-техник белгечлекләргә йөз тоткан сәләтле укучыларны алга таба кызыксындыру һәм аларны югары уку йортларына керергә әзерләү. 26 февральдә узган  УГНТУ химия буенча олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучыларга үз ишекләрен ачты. Үз көчләрен сынап карарга өлкән сыйныф укучылары килде, алар арасында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 9В сыйныф укучысы Артем Кәримов та бар иде. Ул химия дисциплинасы буенча бик яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм призер исемен яулады. Аның остаз-укытучылары Айгөл Риф кызы Хәмәдиева һәм  Эльза Рагин кызы Рәшитовага хезмәтләре һәм әзерлеккә керткән өлешләре рәхмәт белдерәбез.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас