Образование
24 Апреля , 10:22

Проектларны яклау – мөһим тәҗрибә

Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 4 «В» сыйныфында ( җитәкчеләре Митрофанова Зөлфия Ильяс кызы) шәхси проектларын якладылар.

Проектларны яклау – мөһим тәҗрибәПроектларны яклау – мөһим тәҗрибә
Проектларны яклау – мөһим тәҗрибә

 Укучылар үз эшләрен комиссия каршында күрсәтте, комиссия аларның тырышлыкларын лаеклы  бәяләде. Укучылар проектларны әзерләүгә зур җаваплылык һәм иҗади караш белән килгәннәр. Аларның кайберләре презентацияләр генә түгел, үз продукциясен дегустацияләүне дә әзерләгән. Бу проект авторларының эш нәтиҗәләрен сынап карарга мөмкинлек бирде. Яклау дустанә һәм ярдәмчел атмосферада узды. Укучылар үзләренең проектларын ышаныч белән тәкъдим иттеләр, комиссия сорауларына җавап бирделәр һәм башкарылган эшләр турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Бу аларны алга таба үстерү һәм укыту өчен мөһим тәҗрибә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас