Образование
27 Апреля , 07:10

Бердәмлек, җиңүгә омтылыш һәм югары әзерлек күрсәтеп

Нефтекама машиналар эшләүчеләр әзерләү колледжы базасында «Аҗаган 2.0» Бөтенрусия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды. Ярышларда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.

Бердәмлек, җиңүгә омтылыш һәм югары әзерлек  күрсәтепБердәмлек, җиңүгә омтылыш һәм югары әзерлек  күрсәтеп
Бердәмлек, җиңүгә омтылыш һәм югары әзерлек күрсәтеп

  Башкортстан аграр-технология колледжы данын безнең Чакмагыштагы филалыннан  Илгизәр Бәшәров, Илназ Миңнекәев, Айгиз Гыйззәтов, Мират Мамедов, Руслан Гыйззәтуллин, Рөстәм Әхмәтшин, Айдан Шакиров, Алмир Габбасов, Динара Аманиязова, Азалия Гыйләҗева составындагы «ПатриотыЧекБАТК» командасы яклады. Анда катнашучылар каршылыклар полосасын узу, сафта йөрү әзерлеге, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре, шулай ук Ватан тарихы һәм корал белән эш итү буенча белемнәрен күрсәтүдә көч сынашты. Әлеге чараны оештыручылар реаль шартларга мөмкин кадәр якынрак этаплар әзерләделәр, бу исә балалардан физик көч кенә түгел, тактик фикерләүне дә таләп итте.          «ПатриотыЧекБАТК» командасы бердәмлек, җиңүгә омтылыш һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Уен нәтиҗәләре буенча катнашучылар дипломнар һәм сертификатлар, шулай ук экстремаль хәлләрдә бәһалап бетергесез тәҗрибә алдылар.  Команданың кызлары исә медицина юнәлешендә 1нче урынны яулады.          “Аҗаган2.0”– бөтен Русия буенча яңадан тергезелә торган легендар совет уенының заманча гәүдәләнеше (“перезагрузкасы”). Проект яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм Ватанны саклауга әзерлек хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән.           Яшьләрне котлыйбыз һәм аларга алга таба да яңадан-яңа җиңүләр телибез!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас