+3 °С
Болытлы


7Г сыйныфы укучысы Артем Хәбиров Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Регина Вәсил кызы Хәмәтшина җитәкчелегендә «Башкортстан йолдызы» Халыкара күп жанрлы конкурс-фестиваленең 2 нче дәрәҗә лауреаты булды. "Вокал-эстрада" номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат исеме – Артемның озак репетицияләренең, гаять зур хезмәт сөюенең һәм музыкага чиксез мәхәббәт нәтиҗәсе. Артемны искиткеч казанышы белән котлыйбыз. Яңа иҗади җиңүләр, илһам, рәхмәтле тамашачылар телибез.