Образование
28 Апреля , 10:32

Эллария – 2нче дәрәҗә лауреат!

"Котовасия"-2026 Халыкара балалар юмористик рәсем  конкурсына йомгак ясалды.

Эллария – 2нче дәрәҗә лауреат!Эллария – 2нче дәрәҗә лауреат!
Эллария – 2нче дәрәҗә лауреат!

 Жюри Русия, Беларусь, Казахстан, Луганск халык республикасының 167 мәгариф учреждениесеннән 5 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь рәссамнарның 5000 гә якын эшен карады һәм бәһалады. Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучысы Эллария Мөхәммәдиева  "Декоратив - гамәли иҗат"номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.        Эллария һәм аның укытучысы Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинованы яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Эллария – 2нче дәрәҗә лауреат!
Эллария – 2нче дәрәҗә лауреат!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас