ИГЕНЧЕ
+3 °С
Болытлы
Образование
29 апрель , 05:25

Чираттагы тапкыр җиңү яуладылар!

    Профсоюзлар йортында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Хезмәтне саклауның актуаль мәсьәләләре 2026-2027» республика форумы узды. 

Чираттагы тапкыр җиңү яуладылар!Чираттагы тапкыр җиңү яуладылар!
Чираттагы тапкыр җиңү яуладылар!

Форум чикләрендә  Башкортстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Советы утырышы узды. Анда «Профсоюзларның хезмәтне санлаштыру һәм законнардагы үзгәрешләр барышында саклау өлкәсендәге бурычлары турында»гы мәсьәлә каралды. Форумда хезмәтне саклау буенча республика һәм тармакара конкурсларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Чакмагыш  гимназиясе төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү оешмалары арасында «Хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны иң яхшы оештыру»  республика конкурсында 2 урынны яулады.   Гимназиянең хезмәтне саклау буенча белгече Алия Рәсүл кызы Сәмигуллина “Иң яхшы штаттан тыш техник хезмәт инспекторы” Бөтенрусия смотр-конкурсының республика этабында призер булды. Бүләкләүне Башкортстан республика профсоюз  оешмасы рәисе Елена Роберт кызы Хаффазова үткәрде. Форум тәҗрибә уртаклашу, санлаштыру һәм законнардагы үзгәрешләр турында фикер алышу, шулай ук республикада хезмәтне саклау үсешенә өлеш кертүче белгечләрнең казанышларын тану мәйданчыгына әверелде.  Исегезгә төшерәбез: былтыр, 2026 елда,  Чакмагыш гимназиясе коллективы Башкортстан Республикасы икътисадый эшчәнлегенең төп төрләре оешмалары арасындагы конкурста төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары арасында «Хезмәт шартларын һәм саклауны иң яхшы оештыру» номинациясендә 1 урынга лаек булган иде.   Гимназия коллективын чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез!

Чираттагы тапкыр җиңү яуладылар!
Чираттагы тапкыр җиңү яуладылар!
Чираттагы тапкыр җиңү яуладылар!
Чираттагы тапкыр җиңү яуладылар!
Чираттагы тапкыр җиңү яуладылар!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас