ИГЕНЧЕ
+3 °С
Облачно
Образование
29 Апреля , 05:54

Район мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре старт алды

Районыбызның берьюлы ике мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт башланды.

Район мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре старт алдыРайон мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре старт алды
Район мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре старт алды

Чакмагыш беренче урта мәктәбендә ремонт  эшләре «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында алып барыла. Юмаш урта мәктәбендә капиталь ремонт «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча старт алды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев үзенең урынбасарлары белән Чакмагыш беренче урта мәктәбендә барган ремонт эшләре белән танышты.  Алар подряд оешмасы вәкилләре белән аралашты, мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты. Якын киләчәктә җитди һәм комплекслы ремонт эшләре көтелә. Мәктәпнең түбәсен тулысынча алмаштыру, керү группасын, фасадны, тәрәзәләрне яңарту, инженер системаларын алмаштыру, бинаны эчке яктан бизәү планлаштырыла. “Безнең бурыч – мәктәп биналарын яңарту гына түгел, ә балаларга белем алу өчен хәвефсез  һәм уңайлы шартлар тудыру. Эшләрне вакытында тәмамлап, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү максатында  һәр этапны контрольдә тотачакбыз”, – дип язган үзенең социаль челтәрләрендә район җитәкчесе.

Район мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре старт алды
Район мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре старт алды
Район мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре старт алды
Район мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре старт алды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас