ИГЕНЧЕ
+14 °С
Облачно
Образование
30 Апреля , 08:45

“Тамыр” телеканалы иҗади десанты – гимназиядә

«Тамыр» балалар-яшүсмерләр телеканалы үткәргән Башкортстанның иң яхшы авыл мәктәбе исеменә конкурста Чакмагыш   гимназиясе җиңү яулады! Җиңүче мәктәп өчен «Тамыр» телеканалы командасы иҗади десант оештырды.

“Тамыр” телеканалы   иҗади десанты – гимназиядә“Тамыр” телеканалы   иҗади десанты – гимназиядә
“Тамыр” телеканалы иҗади десанты – гимназиядә

        Баш режиссер Адель Сунаргулова гимназиянең медиастудиясе өчен осталык дәресе үткәрде, кыйммәтле белемнәр һәм якты тәэссоратлар бүләк итте.  Гимназистлар   үз эшләрен тәкъдим иттеләр һәм иҗат процессы турында сөйләделәр. Адель Сунаргулова яшь медиачыларны хезмәт сөючәнлекләре өчен мактады һәм гимназия медиаүзәгенең видеоматериалларының профессиональлеген һәм югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.    Концерт программасы да чын мәгънәсендә иҗади алмашуга әверелде: «Тамыр» телеканалының вокал студиясе матур җырлары белән сөендерде, ә гимназистлар дәртле биюләр, шигырьләр һәм җырлар белән җавап бирделәр. «Нурбостан» мультфильмы һәм аның мотивлары буенча интерактив уен аеруча соклану уятты. Чара ахырында анда  катнашучылар телеканалдан истәлекле бүләкләр алдылар. Гимназистлар һәм «Тамыр» телеканалының яшь йолдызлары хәтерендә бу искиткеч бәйрәм  һәм онытылмас хис-кичерешләр  бик озакка сакланыр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас