+24 °С
Облачно


Бу бию – музыкага хәрәкәт итү генә түгел. Бу – 1945 елның яз символы, шатлану, тормыш һәм тыныч күк өчен чиксез рәхмәт символы. 4нче сыйныф укучылары өчен акция үз илебезнең героик үткәненә йөрәк белән кагылу мөмкинлеге булды. Балаларның һәрбер хәрәкәтендә, һәр күз карашында үзләренең картәтиләре, бабалары өчен чын күңелдән горурлык хисләре чагыла иде. Аларның бик тырышып һәм тантаналы биюләрен күреп, аңлыйсың: буыннар арасындагы бәйләнеш өзелмәс, ә батырлык турындагы истәлек – мәңгелек. “Без хәтерлибез! Без горурланабыз! Без тынычлык өчен рәхмәт белдерәбез!” – диләр әлеге акциядә катнашучы укучылар.