ИГЕНЧЕ
+17 °С
Ясно
Образование
13 Мая , 10:44

Чыгарылыш сыйныф укучыларын мөһим чор көтә

Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында  Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру мәсьәләләре буенча җыелышы үтте. 

Чыгарылыш сыйныф укучыларын мөһим чор көтәЧыгарылыш сыйныф укучыларын мөһим чор көтә
Чыгарылыш сыйныф укучыларын мөһим чор көтә

Анда муниципаль  район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район мәгариф бүлеге начальнигы Ильдус Фидус улы Шәйдуллин, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Район мәктәпләрендә тулы куәткә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек бара. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 9 сыйныфны –  348, 11 чыгарылыш сыйныфын 114 укучы тәмамлаячак. Укучылар рус теле белән математикадан тыш, бердәм дәүләт имтиханнарын (сайлап алу) физикадан, химиядән, информатикадан, биологиядән, тарихтан, географиядән, инглиз теленнән, җәмгыять белеменнән, әдәбияттан тапшырачак дип көтелә. Шунысын өстәп әйтергә кирәк, Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек уку елы башыннан ук бер генә көнгә дә тынып тормады. Мәктәпләрдә әзерлек дәресләре, мастер-класслар даими үткәрелде. Укучылар ел дәвамында төрле предметлар буенча белемнәрен ныгытты.    “Уку елы  тиздән тәмамланачак. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын мөһим чор көтә.  Бердәм дәүләт имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе тора”, – диде үз чыгышында район мәгариф бүлеге начальнигы Ильдус Фидус улы Шәйдуллин. – БДИны уңышлы тапшыру – безнең уртак бурычыбыз, аны хәл итүдә гаиләнең дә, мәгариф системасының да үз җаваплылык зонасы бар. Җыелышта БДИны оештыру һәм үткәрү процедурасы буенча бик эчтәлекле һәм җентекле сөйләшү булды, югары уку йортларына максатчан кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләшү оештырылды, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга керү имтиханнарында психологик озата бару кебек мөһим аспектка кагылды чарада катнашучылар.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын мөһим чор көтә
Чыгарылыш сыйныф укучыларын мөһим чор көтә
Чыгарылыш сыйныф укучыларын мөһим чор көтә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас