

Анда ведомствоара комиссия әгъзалары, мәктәп директорлары һәм мәгариф учреждениеләрендә җәйге ялны оештыручылар, әлеге мөһим юнәлештә эшләүче предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Утырышны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә түбәндәге дүрт мәсьәлә чыгарылды: 1. 2026 елда җәйге ялны оештыру барышы турында. 2. Җәйге ялны оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр. 3. Балигъ булмаганнарның ял итү һәм сәламәтләндерү объектларында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары турында. 4. Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү урыннарында булу чорында балаларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге турында. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин билгеләвенчә, быел районда 750гә якын балалны колачлау белән 13 көндезге ял һәм 510 балага якын колачлау белән 13 балалар хезмәт һәм ял лагерьләре ачу планлаштырыла. Чакмагыш гимназиясендә дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру сәбәпле, балалар хезмәт һәм ял лагереның эшчәнлеге июль аена планлаштырылган. Юмаш урта мәктәбе базасында капиталь ремонт ясалу сәбәпле, көндезге лагерь һәм балалар хезмәт һәм ял лагерен ачу планлаштырылмый. Әлеге белем бирү оешмасында укучылар аз чыгымлы ял итү формаларына җәлеп ителәчәк. “Җәйге кампанияне оештыруда төп бурыч – балаларның ял итү урыннарында хәвефсез шартлар тудыру һәм балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу”, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе, чыгышын йомгаклап. Бу хакта тулырак – киләсе санда.