ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Образование
25 Мая , 10:16

Районыбыз республиканың их яхшы хирургларын кабул итте  

Районда Башкортстан Республикасы Хирурглар ассоциациясенең күчмә утырышы узды.

Районыбыз республиканың их яхшы хирургларын кабул иттеРайоныбыз республиканың их яхшы хирургларын кабул итте
Районыбыз республиканың их яхшы хирургларын кабул итте  

           Медицина өлкәсендәге үз эшенең танылган осталары арасында атаклы якташларыбызны – медицина фәннәре профессорларын һәм докторларын районыбызда кабул итү – аеруча зур мәртәбә. Бу вакыйга хирургия хезмәтен үстерүнең актуаль мәсьәләләре, кыйммәтле тәҗрибә уртаклашу һәм эшчәнлекнең алдагы юнәлешләрен билгеләү өчен  яхшы мәйданчык булды. Иң тәүдә кунаклар район үзәк дәваханәсендә  тукталып, биредәге белгечләр һәм пациентлар өчен булдырылган шартлар белән таныштылар, авырулар белән аралаштылар.  Утырышның пленар өлеше район мәдәният йортының тамашалар залында дәвам итте. Чара Ассоциация президенты, РФА мөхбир-әгъзасы, профессор Вил Мамил улы  Тимербулатов рәислегендә узды. Утырыш чараның иң күркәм һәм истәлекле мизгеле – бүләкләү тантанасы белән башланды. Анда хирургия өлкәсендә зур казанышларга ирешүче, үз эшенең чын осталары Мактау грамоталары, дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән белән  билгеләп үтелде. Алар арасында районыбызның иң хөрмәтле һәм тәҗрибәле, үз эшен барлык нечкәлекләренә кадәр белгән чын табиблары  –  хирурглар Илгиз Мәгънәви улы Ваһапов, Айвар Айрат улы Баяновның да булуы  райондашларыбызда олы горурлык һәм сөенеч тойгылары уятты. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев биредә җылучы делегатларны сәламләп, район үсеше һәм сәламәтлек саклау өлкәсе торышы һәм бу өлкәдәге казанышлар турында сөйләде. Район җитәкчесе билгеләп үтүенчә,  районыбыз сәламәтлек саклау системасында    горурланырлык казанышларыбыз  күп – бу яңа поликлиника, модульле ФАПлар, заманча җиһазлар. Ә медицинаның йөрәге – үз һөнәрләренә тугры кешеләр. Бездә «алтын куллы» табиблар гына түгел, ә киң күңелле кешеләр эшли. Моны пациентларның рәхмәтләре һәм хирургия хезмәтенә республика дәрәҗәсендә югары бәһа бирүләре дә раслый. Реканс Фәнил улы районыбыздан чыккан табибларга да  аерым рәхмәт сүзләре җиткереп,  антка һәм кече Ватанга чын тугрылык саклап, һәрчак элемтәдә торуларын һәм халкыбызның дәвалануын озатуларын белдерде.  Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Азат Рамил улы Бикмөхәммәтов  районыбыздагы хирургия хезмәте хәле турында чыгыш ясады. Табиб-онколог Руслан Рәшит улы Бадыйков  сөекле легендар әтисе,  якташыбыз –  Рәшит Газиз улы Бадыйковның якты  истәлегенә багышланган аерым доклад белән сүз тотты. Ул әтисе турында фотосурәтләр белән тулыландырылган слайдлар ярдәмендә эчтәлекле презентация тәкъдим итте.   Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас