ИГЕНЧЕ
+15 °С
Облачно
Образование
26 Мая , 20:15

"Язгы вальс" моңнарына кушылып

Республиканың башка уку йортларындагы  кебек, районыбыз мәктәпләрендә дә 26 майда Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте.

"Язгы вальс" моңнарына кушылып"Язгы вальс" моңнарына кушылып
"Язгы вальс" моңнарына кушылып

Тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар укучылары өчен чыңлады ул мәктәп елларның аерылгысыз моңы. Уку йортларында тантаналы бәйрәмнәр тәмамланганнан соң чыгарылыш сыйныф егетләре-кызлары, аларның әти-әниләре һәм укытучылары район үзәгендәге Гаилә ялы паркына җыелды. Унынчы яз инде районда мәктәп белән саубуллашучы яшьләр өчен "Язгы бал" үтә. Бүген ул 11нче классны тәмамлаган  114 егет һәм кызны берләштерде. Аларның шатлыгын уртаклашып, бәйрәмнәре белән котларга район җитәкчеләре дә килде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аларга ихлас теләкләр җиткереп, алда торган имтиханнарда уңышлар теләде. Бәйрәм дәвамында әти-әниләренең һәм укытучыларының сокланулы карашлары астында егетләр һәм  парлап мәктәп вальсында әйләнделәр, сиртаки, бранль, флешданс башкардылар.

"Язгы вальс" моңнарына кушылып
"Язгы вальс" моңнарына кушылып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас