

Бу уңайдан Чакмагыш беренче урта мәктәбендә дә һәрвакыттагыча искиткеч матур, дулкынландыргыч тантаналар узды. Соңгы кыңгырау унберенче, тугызынчы сыйныф укучылары өчен генә түгел, укытучылар, әти-әниләр өчен дә үзенчәлекле бәйрәм булды. Чарада район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Вероника Викторовна Дәүләтова, урындагы ДОСААФ бүлеге начальнигы Ринат Раян улы Ризванов, мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, сыйныф җитәкчеләре, чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты. Вероника Дәүләтова укучыларны тәбрикләп: “Алда сезне зур сынаулар көтә. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырыгыз, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Кайда гына укырга керсәгез дә, Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлавыгыз белән горурланыгыз!”, – диде. Ул спорт өлкәсендә мәртәбәле уңышларга ирешкән өчен бер төркем укучыга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу мактаулы бүләккә Ләйлә Вәлиева, Нәзил Ханмурзин, Эвелина Корбанова, Артём Фёдоров, Артём Кәримов, Ләлә Шәйхетдинова, Илназ Сәлахов лаек булды. Моннан тыш Бөтенрусия олимпиадалары призёрлары – Аскар Бикмөхәммәтов, Ләйлә Вәлиева, Карина Кәримова, Артём Кәримов та тантаналы линейкада хөрмәтләнде. “Мәктәп белән хушлашу, олы тормышка аяк басу – бу иң матур вакытларның берсе. Якты хыяллар, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Сезне алда чыгарылыш имтиханнары көтә. Аларны тапшырганда үз-үзегезгә ышану хисе һәм уңышлар телим. Максатларыгызга таба кыю барыгыз, бервакытта да ирешелгәннәрдә тукталмагыз! Сезгә белем биргән укытучыларыгызны, туган мәктәбегезне онытмагыз! Хәерле сәгатьтә!” – диде ул үз чыгышында Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов. Башлангыч сыйныф укытучылары исеменнән укучыларны Лилия Фәриз кызы Габдрахманова котлады, ата-аналарының киңәш-фатыйхасын Лиана Айдар кызы Ханмурзина бирде. Укучыларга чын дус һәм киңәшчегә әйләнгән сыйныф җитәкчесе Илшат Әлтәф улы Шәйхетдинов укучыларга ак юл, якты биеклекләр теләде. Чыгарылыш укучылар исеменнән рәхмәт сүзләрен Аскар Бикмөхәммәтов белән Эвелина Корбанова җиткерде. 11 сыйныф укучыларын тәбрикләргә тантаналы линейкага муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев шәхсән үзе, район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин килгән иде. Район җитәкчесе, килгән кунаклар укучыларга иң изге теләкләрен җиткереп, ак юл теләде. Мәктәп белән хушлашу – мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Алда – имтиханнар. Чыгарылыш укучылары кайсы уку йортына керәсен, киләчәктә нинди һөнәр үзләштерәсен сайлаган инде. Чыгарылыш укучылары кичәсен гадәттәгечә күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да вальс бизәде. Ә соңыннан күңелләрне җилкендереп соңгы кыңгырау яңгырады. Бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, рәхмәт сүзләре – барысы да унбер ел буе алар белән бергә булган укытучыларына, бергәләп тырышкан, дәрес әзерләгән, дулкынланган, борчылган, бу көнне дә тантананың һәр мизгелен күз алмыйча күзәтеп, баласы өчен җан атып торган әти-әниләре өчен яңгырады.