ИГЕНЧЕ
+12 °С
Облачно
Образование
2 Июня , 05:47

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мөһим чор җитте

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор җитте – бердәм дәүләт имтиханнарына старт бирелде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мөһим чор җиттеЧыгарылыш сыйныф укучылары өчен мөһим чор җитте
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мөһим чор җитте

Кичә гимназиядә 11нче сыйныф укучылары төп  имтиханнарны  тапшыра башлады. Бүген исә төп дәүләт имтиханнарын тапшырырга район мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары җыелды.  Имтихан уздыру пунктында БДИ үткәрү процедурасы буенча оештыручыларга, артабан сынау тотучы укучыларга кыскача инструктаж үткәрелде.  Кызлар һәм егетләр теркәлү үткәннән соң, термометрия һәм металл эзләгеч аша тикшерү үттеләр. Артабан алар имтихан алына торган кабинетларда урын алдылар. Районда барлыгы 114 унберенче һәм 348 тугызынчы сыйныф укучысы хәлиткеч сынау узачак. Бу имтиханнар – финал түгел, ә тормышның яңа этабына ишек ача торган мөһим адым. Укучыларга уңышлар теләп калабыз!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас